«Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУ белгечләре Киров шәһәрендә вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнаштылар. 26 февральдә Киров дәүләт медицина университетында вакансияләр ярминкәсе узды. Бу башка регионнарның максатчан килешүләре булган укучыларның РФнең тиешле субъектларының эш бирүчеләре белән университетны тәмамлаганнан соң эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлегенең яхшы мөмкинлеге.
«ПҮ белән БШХ» ДАССУ белгечләре дәвалау эше, педиатрия, медицина биохимиясе белгечлекләренең чыгарылыш курсларына һәм ординаторларга үз дәвалау учреждениесе турында сөйләделәр. Якын арада Кировтан килгән яшь табиблар Түбән Кама табиблары сафын тулыландырырга мөмкин.