Республика СПИД үзәге «2018-2019 елларда Алабуга муниципаль районы оешмаларында җитештерү травматизмын анализлау» Республика семинары кысаларында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылган хезмәт эшчәнлеге процессында кешене яклау өлкәсендә алдынгы казанышлар һәм эшләнмәләр күргәзмәсендә катнашты. Чара Хезмәт өлкәсендә ВИЧ профилактикасы буенча дүрт яклы килешүне гамәлгә ашыруның беренче этабы булды.
Семинар эшендә РФ Социаль иминият фондының ТР буенча Региональ бүлегенең ДУ, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, хезмәтне саклау буенча укытуны гамәлгә ашыручы оешмалар, Алабуга муниципаль районы предприятиеләренең хезмәтне саклау буенча җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар.
Барлык теләүчеләр белгечләр консультациясе белән ВИЧ-йогышына аноним экспресс-тест үтә алдылар. Барлыгы 103 кеше үзенең ВИЧ-статусын белде.