Җомга көнне, 2020 елның 28 февралендә, Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия беренче ярдәм күрсәтү дәресе узачак. Аны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә «Волонтер-медиклар» хәрәкәте үткәрәчәк.
Оештыручылар укучыларны көнкүреш һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ярдәм күрсәтергә һәм үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга өйрәтергә омтылалар. Дәрес ике форматта узачак. Яшүсмерләргә беренче ярдәмнең теоретик нигезләрен аңлатачаклар, аннары белемнәрен практикада ныгытачаклар. Укучылар өчен мастер-классларны сәламәтлек саклау өлкәсенең һәлакәтләр медицинасы һәм ашыгыч ярдәм хезмәтләре вәкилләре белән бергә иреклеләр үткәрәчәкләр.