2019 елда БРКХдә 2 меңнән артык бала югары технологияле медицина ярдәме алды

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә медицина советы утырышы узды, анда 2019 елга йомгаклар ясалды һәм 2020 елга бурычлар куелды.

Утырышта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ведомство һәм медицина оешмаларының җитәкчеләре һәм ветераннар советының вәкилләре катнаштылар.

Клиниканың баш табибы Айрат Зыятдинов узган ел эчендә башкарылган эш турында доклад белән чыгыш ясады, ул билгеләп үткәнчә, 2019 елда БРКХ эшчәнлеге Россия Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Президенты һәм республиканың сәламәтлек саклау министры куйган стратегик бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International