ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР ССМ метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков һәм ТР ССМ Республика онкодиспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов Яр Чаллы шәһәрендә онкология үзәге төзелеше объектында булдылар һәм эшләрнең барышы белән таныштылар.
Заманча онкология үзәген ачу Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы регионы халкына махсуслаштырылган медицина ярдәменең үтемлелеген һәм сыйфатын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Медицина үзәге «Сәламәтлек саклау» милли проектына керә торган «Онкология авырулары белән көрәш» региональ проекты буенча җиһазлар белән җиһазландырылачак.
Сменага 200 кешегә исәпләнгән амбулатор-сырхауханә үзәген, шулай ук елына 30 мең сеанслык радиология үзәген төзеп бетерү 2020 елның азагына планлаштырыла.