Яңа Чишмә ҮРХнең ел йомгакларын ясадылар

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә ҮРХдә 2019 елда районның сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында медицина советының утырышы булды. Совет эшендә ТР ССМ министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов катнаштылар.

Баш табиб Рафис Вафин гомуми үлем-китем һәм эшкә яраклы яшьтә үлем-китем структурасына анализ ясады. Өлкән халыкны һәм балигъ булмаганнарны диспансерлаштыруның нәтиҗәлелегенә аерым игътибар юнәлтте. Илдар Фатыйхов сәламәтлек саклау өлкәсендә ҮРХ җитәкчелегеннән аерым игътибар таләп итә торган кайбер юнәлешләрне билгеләде. Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы үз чыгышында хезмәткәрләрнең нәтиҗәле эшен билгеләп үтте һәм күрсәткечләрне бергәләп яхшыртырга чакырды.

Медицина советы ахырында медицина персоналы сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International