Татарстанлыларны республиканың акушерлык һәм гинекология үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен бүләкләделәр

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанлыларны республиканың акушерлык һәм гинекология үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен бүләкләделәр. Ветеран С.К. Мифтахова Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең Мактау билгесе белән бүләкләнде.

Аңа бүләкне Акушерлык институты директоры (Мәскәү), РФА профессоры Р.Г. Шмаков һәм Татарстан АГҖ рәисе, профессор И.Ф. Фәтхуллин тапшырдылар. Профессор Л.А. Козлов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны вице-премьер Л.Р. Фазлыева котлады. КДМУ ректоры А.С. Созинов КДМУның Мактаулы профессоры В.Е. Радзинскийны югары хөкүмәт бүләге – Дуслык ордены белән котлады.

Бүләкләү тантанасы «Груздев укулары» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International