ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы халык алдында формалаштырылган максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру турында фикер алышты

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында 2019 ел эчендә ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышу булды.

Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, Департамент җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департаментының иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире Тимур Халиков, министрлык хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләр катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International