Бүген «Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУ табиблары Түбән Каманың «Бердәмлек көче» хәйрия фонды вәкилләре һәм онкологик авырулары булган балаларның ата-аналары белән очраштылар. Бүген Түбән Кама муниципаль районында шундый диагнозлы 41 бала бар. Һәм алар барысы да ашыгыч һәм кыйммәтле медицина ярдәменә мохтаҗ. Ә тагын да күбрәк – аңлауда һәм катнашуда.
Очрашуга ата-аналар мондый балаларны тикшерүгә, дәвалауга һәм патронажга кагылышлы сораулар һәм тәкъдимнәр белән килделәр. Аларның һәркайсына БШХ белгечләре җавап бирергә тырыштылар. Табиблар һәм фонд әгъзаларының тыгыз хезмәттәшлеге турында карар кабул ителде, очрашуда катнашучылар даими элемтәдә тору өчен контактлар белән алмаштылар.
«Бердәмлек көче» фонды җитәкчесе катлаулы диагнозлы балалар тормышында катнашкан, ярдәм иткән һәм булышкан өчен БШХ баш табибы Рамил Хәмидуллинга рәхмәт белдерде.