«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ җирлегендә профилактик медицина эшен оештыручылар өчен методик семинар узды.
Семинар программасында 1 март - Халыкара наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә һәм 24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышланган темалар яктыртылды.
ТР ССМ баш штаттан тыш наркологы, Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Р.Ф. Хаева «Балалар һәм яшүсмерләр арасында наркоманияне профилактикалау» темасы буенча чыгыш ясады.