2020 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Резерв» Республика медицина үзәге Сәламәтлек саклау дәүләт казна учреждениесендә Йомгаклау Медицина советы узды. Совет утырышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызы һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры киңәшчесе Зыятдинов Илдар Фәрит улы катнаштылар.
Төп доклад белән директор Шәрипов Илдар Сәлимҗан улы чыгыш ясады. Ул үзәкнең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте һәм 2020 елга яңа бурычлар куйды.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызы үз чыгышында милли проектларны тормышка ашыру һәм кадрлар кытлыгын бетерү, үлем-китем күрсәткечләрен киметү буенча яңа бурычларны хәл итү һәм демографик күрсәткечләрне яхшырту кирәклеген ассызыклады.