Баулы ҮРХдә акушерлык бүлегеннән чыгарылу вакытында яшь әти-әниләргә "Яңа туган балага бүләк" бүләк иттеләр. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап Татарстан Республикасында «Яңа туган балага бүләк» акциясе старт алды. Акциядә республика территориясендә яңа туган балалар белән яшәүче, уртача айлык кереме яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр катнашалар. Аларга бала тудыру йортыннан чыккан вакытта бүләк җыелмасы бирелә.