ТАССР һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә яңа проект – «Татарстанның 100 медигы» интервьюлар сериясен башлап җибәрде. Проект кысаларында без Татарстанның сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур өлеш керткән 100 медицина хезмәткәренең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләячәкбез.
Бүгенге интервьюның герое – медицина фәннәре докторы, профессор, РФ һәм ТР атказанган табибы, «РКДҮ» ДАССУнең нейрохирургия юнәлеше җитәкчесе, ТР ССМ баш штаттан тыш нейрохирургы, КДМУ белгечләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү факультетының неврология һәм нейрохирургия кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасы Нейрохирурглар ассоциациясе идарәсе рәисе Валерий Иванович Данилов.