Татарстанның волонтер-медиклары беренче ярдәм күрсәтү буенча дәресләр уздырдылар

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Татарстанның волонтер-медиклары Казан шәһәре мәктәпләрендә беренче ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия дәресләрен уздырдылар. Дәресләр ике форматта узды: башта балаларга беренче ярдәмнең теоретик нигезләре турында сөйләделәр, аннары берничә кызыклы биремне үтәү белән белемнәрен практикада ныгыттылар.

Волонтерлар өлкән мәктәпнең 500гә якын укучысын көнкүреш һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ярдәм күрсәтергә һәм үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга өйрәттеләр.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, акция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» белән берлектә «Волонтерлар-медиклар» хәрәкәтенең Татарстан бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International