Зифа Мостафовна Балакина, Вера Ильинична Ландышева һәм Лилия Ивановна Чувашева өчен язмышка әверелгән вазифалары – табиб һөнәре генә түгел ул. Зур хәрефтән булган өч табиб «Әлмәт районының һәм Әлмәт шәһәренең Мактаулы гражданины» исеменә лаек булды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында ТР ССМ Әлмәт муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм тармакның ветераннар советы алар хөрмәтенә медицина көллияте белән берлектә ачык аудиторсыз чара үткәрүнең инициаторлары булдылар.