Лайнердан эвакуацияләнгән россиялеләрнең хәле турында мәгълүмат

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: 2020 елның 2 мартына Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән пассажирларның хәле тотрыклы кала. Көн саен үткәрелә торган лаборатория тикшеренүләре үзгәрешләрне ачыкламады. Пациентлар үзләрен яхшы хис итәләр, температура күтәрелү һәм йогышлы авыруның башка күренешләре теркәлмәгән. 

Пациентлар белән булган медицина персоналы да үзен яхшы хис итә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International