Республика онкодиспансерында ТР цитология хезмәтенә нигез салучыны 80 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

«Югары квалификацияле, игътибарлы һәм сизгер белгеч, талантлы табиб, искиткеч оештыручы һәм сабыр укытучы» - клиник лаборатория диагностикасы табибы, ТР цитология хезмәтенә нигез салучыларның берсе булган Гүзәл Нуриевна Хәйретдинованы Республика онкодиспансерында хезмәттәшләре нәкъ шулай сурәтлиләр. 28 февральдә аңа 80 яшь тулды.

Гүзәл Нуриевна медицинага 57 ел гомерен багышлаган һәм аннан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Мәктәптә табиб булырга теләгән һәм ике иптәш кызы белән бергә медицина университетына дәвалау факультетына укырга кергән. Университетны тәмамлаганнан соң юллау буенча туберкулез диспансерында эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International