Түбән Кама медицина көллиятендә Күрү буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен медицина массажы белгечлеге буенча «Үз һөнәремне чакырам!» дигән ачык ишекләр көне узды.
Чарада ТРО ОООИ ВОС Рәисе Владимир Федорин һәм Түбән Кама шәһәре ВОС рәисе Тамара Чесовская чыгыш ясадылар. Нәкъ менә алар әлеге категория укучыларына һөнәри юнәлеш бирү һәм аларны җәмгыятьтә алга таба социальләштерү инициативасын тәкъдим иткәннәр.