2020 елның 28 февралендә "Республика туберкулезга каршы клиник хастаханәсе" ДАССУнең медицина советы утырышы булды, анда учреждениенең 2019 ел эчендәге эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмәдә ТР ССМ Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсенең башлыгы Е.Ф. Әхмәтҗанова, ТР буенча Роспотребнадзор территориясен санитар саклау бүлеге башлыгы Л.О. Борисова, ТР ССМ баш пульмонологы А.А. Визель, ТР ССМ Республика СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәгенең баш табибы урынбасары Ф.И Нәгыймова, РФ ФҖҮХ МСЧ-16 ФКССУ башлыгы П.Л. Анисимов һәм башка чакырылганнар катнаштылар.