Яр Чаллы шәһәренең "Сугышлар ветераннары госпитале" ДАССУнең медицина белгечләренең мультидисциплинар бригадасы шәһәрдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын күчмә тикшерүне тәмамлады.
Әлеге тикшерүләр ветераннарның сәламәтлеген бәяләү өчен үткәрелә һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына планлаштырылган чараларның бер өлеше булып тора. Барлык ветераннар да өлкән яшьтә, мәсәлән, аларның иң өлкәненә 100 яшь. Аларның күбесендә ишетү һәм күрү сәләте бозылган, буыннар белән проблемалары бар, хәрәкәтчәнлекләре чикләнгән һәм башкалар. Бернигә дә карамастан, тормышта күп авырлыклар күргән әбиләр һәм бабайлар үз сәламәтлекләренә зарланмыйлар һәм табибларга күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерәләр.