КБМҮ аудиторлары 10 нчы номерлы Воронеж шәһәр клиник хастаханәсенең АМЯХ эшчәнлегенең диагностикасын уздырдылар

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгенең белгечләре 10 нчы номерлы Воронеж шәһәр клиник хастаханәсенең АМЯХдә булдылар. Сыйфат менеджменты системасын кертү һәм ISO 9001-2015 стандарты таләпләренә туры килүгә сертификацияләүгә әзерләнү буенча консультатив хезмәтләр күрсәтү максатларында КБМҮнең аудиторлар төркеме 10 нчы номерлы ВШКХАМЯХ эшчәнлеген Стандарт таләпләренә туры килүгә диагностикалау уздырды.

Очрашу кысаларында КБМҮ белгечләре эчке аудит үткәрү буенча укулар үткәрделәр һәм 10 нчы номерлы ВШКХАМЯХ өчен локаль норматив документларны эшләп чыгару мәсьәләләре буенча консультация бирделәр. Моннан тыш, отчет ясадылар һәм алдагы айларга эш планын төзеделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International