"Кванториум" балалар технопаркы-Пионерлар йорты балаларына беренче ярдәм буенча мастер – классны "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең хирургия бүлеге шәфкать туташлары: өлкән шәфкать туташы Лилия Лотфуллина һәм палата шәфкать туташы Регина Минһаҗева үткәрделәр. Регина Минһаҗева – 2019 елда "Татнефть" компанияләре төркеменең алдынгы һөнәр ияләренең яшь эшчеләре арасында һөнәри осталык конкурсы җиңүчесе.
Чара 28 февральдә Бөтенроссия беренче ярдәм дәресе кысаларында узды. Акциянең максаты – беренче ярдәм күрсәтүдә медицина грамоталылыгын арттыру.
Балаларга ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче кичектергесез беренче ярдәмне ничек дөрес күрсәтергә кирәклеге турында сөйләделәр. Манекен тренажерында йөрәк-үпкә реанимациясе нигезләре күрсәтелде.