Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: 2020 елның 4 мартына Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән 8 россияленең хәле тотрыклы дип бәяләнә. Лаборатория тикшеренүләре көн саен үткәрелә. Температура күтәрелүе һәм йогышлы авыруның башка күренешләре теркәлмәде. Пациентлар белән булган медицина персоналы да үзен канәгатьләнерлек хис итә.