Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе «Ливадия» шифаханәсе җирлегендә хезмәт ветераннары өчен тантаналы чара үткәрде. Очрашу 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан һәм Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан узды.
Бәйрәмгә хезмәт ветераннары, атказанган медицина хезмәткәрләре, педагоглар, энергетика, нефть һәм оборона сәнәгате вәкилләре, тыл һәм республикага эвакуацияләнгән предприятиеләр хезмәткәрләре чакырылган иде. Чарада ТР ССМ Республика медицина профилактикасы үзәгендә күп еллар эшләгән тыл хезмәтчәне Тамара Константиновна Тимофеева катнашты.