Түбән Кама ТВДда йомгаклау медсоветы булды

2020 елның 6 марты, җомга

Түбән Кама дерматовенерологлары узган елгы эшкә йомгак ясадылар. Хәзер ТВДда 27 табиб эшли, шул исәптән бер яшь белгеч. Хәзерге Түбән Кама дерматовенерология хезмәте түбәндәгечә күренә: бер көн эчендә 250 кеше йөри торган сырхауханә, тәүлек буе һәм көндезге стационар, медицина тикшерүләре бүлеге һәм лаборатория. Шулай ук ТВДда микология һәм трихология кабинетлары эшли. Миколог гөмбәчек йогышын дәвалый, ә трихологка баш тиресе авырулары һәм чәч коелу белән мөрәҗәгать итәләр.

Узган ел ТВДна 56 мең кеше мөрәҗәгать иткән. 8943 Түбән Камада яшәүченең тире авыруы ачыкланган, аларга дәвалау билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International