Алабуга медицина көллиятен тәмамлаучылар эш бирүчеләр белән очраштылар

2020 елның 6 марты, җомга

Кама алды зонасы дәвалау учреждениеләре вәкилләренең Алабуга медицина училищесын тәмамлаучылар белән очрашуы дустанә шартларда узды. Анда Тукай, Мамадыш, Әгерҗе, Алабуга һәм Менделеевск үзәк район хастаханәләренең кадрлар бүлекләре җитәкчеләре, баш шәфкать туташлары һәм белгечләре катнаштылар. Очрашуда 2020 елның якынча 80 чыгарылыш курс студенты катнашты, алар белгечне максатчан әзерләү турында 4 яклы килешү төзегәннәр. Катнашучылар чыгарылыш курс студентларын киләчәктә эшкә урнаштыру буенча фикер алыштылар. Дәвалау учреждениеләренең вәкилләре булачак коллегаларын җылы сәламләделәр, һәр конкрет учреждениедә эшкә урнашу мөмкинлекләре, эш шартлары турында җентекләп сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International