ТР Президенты Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә булды

2020 елның 6 марты, җомга

Демографияне стимуллаштыру өчен хатын-кызларда тотрыклы социаль гарантияләр булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәге хезмәткәрләре белән очрашуда белдерде.

"Гаиләнең ышанычы булырга тиеш. Бигрәк тә хатын-кыз социаль якланган булырга тиеш. Ул декретка киткәч, аның эш урыны сакланырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул.

Россиядә һәм Татарстанда демография үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче күп кенә дәүләт ярдәме чаралары каралган. Аларны үстерергә кирәк, дип саный ул. Бу эштә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International