Татарстан Президенты һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең медперсоналы белән очраштылар

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина персоналы белән очраштылар.

Исегезгә төшерәбез, 23 февральдә йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess круиз лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез россияле китерелде. Ике атна алар махсус бокста карантинда булган. Шулай ук бу бокста даими рәвештә медперсонал булды, ул аларның торышын күзәтеп тора. 8 март көнне барлык пациентлар да чыгарылдылар.

Михаил Мурашко хастаханә хезмәткәрләренең югары профессиональлеген билгеләп үтте. «Пациентлар белән 14 көн дәвамында бары хатын-кызлар коллективы гына эшләде. Сез үз эшегезне бик яхшы башкардыгыз. Барлык пациентлар да канәгатьләнерлек хәлдә чыгарылган. Сезнең барлык куркынычсызлык чараларын үтәвегез бик мөһим", - дип ассызыклады министр.

Ул, коронавирус йогышы таралуга каршы көрәш буенча эшләнгән чаралар йогышлы авыруларны үз вакытында ачыкларга, озатып барырга һәм өзлегүләрне профилактикалау мөмкинлеген бирәләр, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International