КБМҮдә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында медицина оешмасының яңа моделен гамәлгә кертү турында фикер алыштылар

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге җирлегендә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын һәм «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында «Сакчыл сырхауханә» беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмасының яңа моделен гамәлгә кертү буенча эшлекле киңәшмә узды.

Утырыш эшендә шәһәрнең балалар сырхауханәсенең вәкилләре катнаштылар. Спикерлар булып региональ Беренчел медик-санитар ярдәм үзәге җитәкчесе Айсылу Минһаҗева һәм медик-социологик тикшеренүләр бүлегенең әйдәп баручы социологы Айзирәк Заһретдинова чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International