Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Чистай район оешмасы рәисе Наилә Нигъмәтуллина РФ Хезмәт кодексына, 66.1 статьясына («электрон хезмәт кенәгәсен кертү») өстәмәләр кертү турында сөйләде, ул хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турында төп мәгълүматны электрон рәвештә булдыруны регламентлаячак.
«Чистай ҮРХ» ДАССУнең табиб-эпидемиологы Румия Хәсәнҗанова коронавирус йогышы турында җентекле мәгълүмат белән чыгыш ясады. Ул, ТР ССМ боерыгы нигезендә, медицина оешмаларында яңа коронавирус йогышына (шикле) авыруларны ачыклау буенча эш алгоритмы эшләп чыгарылды, дип сөйләде. Румия Гаммаровна чыгышы ахырында короновирус йогышын профилактикалау чараларына аерым игътибар бирде.
Очрашу ахырында Чистай ҮРХ коллективы үз коллегаларын лаеклы ялга озатты. ТР атказанган табибы, табиб-офтальмолог Рәшит Шәрәфиевич Гыйльфанов һәм табиб-рентгенолог Аркадий Петрович Леушин хезмәт эшчәнлеген 1976 елда «Чистай ҮРХ» ДАССУдә башлап җибәргәннәр, сәламәтлек саклауда 43 ел эшләгәннәр.