16 нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең бала тудырудан соң бүлегенең акушеркасы Гүзәл Раскалеева «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын – кыз карашы» шәһәр конкурсында «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңүче булды. Конкурста җиңүчеләрне 8 Март алдыннан Казан Ратушасында хөрмәтләделәр. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин республиканың һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә, мәдәнияткә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларга һәм ир-атларга бүләкләр тапшырды.