Түбән Камада йомгаклау медсоветы узды

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Түбән Камада узган ел эчендә сәламәтлек саклау эшенә йомгаклар ясадылар. Медсовет ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм мэр Айдар Метшин катнашуында узды.

Йомгаклау доклады белән чыгыш ясаганда, ТКМР Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова билгеләп үткәнчә, Түбән Кама сәламәтлек саклавы муниципаль берәмлекләр рейтингында өченче урынны алып тора, район соңгы алты ел эчендә тотрыклы югары күрсәткечләрне күрсәтә.

Узган ел Түбән Кама муниципаль районында 2018 елга караганда 200 балага кимрәк туган, бу демографик чокыр белән бәйле. Тулаем алганда, район уңай табигый үсешне саклап кала алган (496 кеше) биш муниципаль берәмлекнең берсе булып тора. Бу, үз чиратында, халыкның үлем-китем күрсәткечләре тотрыклы түбән булу белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International