Марат Садыйков Түбән Кама районының сәламәтлек саклау стратегиясен үстерү турында килешүгә кул куйды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин «2019-2024 елларда 2030 елга кадәрге чорга ТКМР сәламәтлек саклау стратегиясен үстерү» килешүенә кул куйдылар.

Стратегиянең төп максаты – Түбән Кама районында яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклау һәм яшәү озынлыгын 79,1 яшькә кадәр арттыру.

Әлеге максатка ирешү өчен өстенлекле юнәлешләр билгеләнде:

- Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында түләүсез медицина ярдәме,

- электрон сәламәтлек саклау,

- кадрлар потенциалын формалаштыру һәм туплау,

- кеше үз-үзен тотышының яңа моделен формалаштыру,

- сәнәгать медицинасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International