2020 елның 13 мартында Казанда «Татарстан Республикасы Лаборатор медицина белгечләре форумы: лаборатория хезмәтен оештыруга заманча карашлар, һөнәри стандартлар һәм белем бирү, медицина практикасында перспектив технологияләр» булачак.
Форумны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән «Лаборатор медицина Федерациясе» лаборатория хезмәтенең белгечләре һәм оешмалары ассоциациясе (Мәскәү шәһ.) оештырды.
Чараның иң мөһим бурычларының берсе – региональ сәламәтлек саклау җитәкчелегенең, баш табибларның һәм клиник белгечлекләр табибларының игътибарын регионның лаборатория хезмәте проблемаларына җәлеп итү. Чара лаборатория хезмәте үзенең нәтиҗәлелек күрсәткечләре белән бердәм система буларак каралачак алымны гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән.