ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2019 ел эчендә Татарстанның фармацевтика хезмәтенең төп күрсәткечләрен тәкъдим итте

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда 2019 ел эчендә ТР фармацевтика хезмәтенең эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында республика киңәшмәсе узды. Төп доклад белән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева чыгыш ясады.

Татарстанда 2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада даруханә учреждениеләре саны 12,4%ка кимегән һәм аларның саны 1667 (2018 елда – 1904, 2017 елда - 1942) тәшкил иткән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча региональ дистрибьюция базарында күпләп сатучылар саны арткан – 44тән 46га кадәр.

2019 ел эчендә республикада җан башына уртача дарулар куллану  9926 сум тәшкил итте, үсеш – 11,2%.

2019 елда төрле дәрәҗәдәге бюджетлар хисабына дару ярдәме күрсәтү күләме 16,5 млрд. сум тәшкил итте, бу 2018 елга караганда 15,8%ка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International