Казан укучыларын беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Казан мәктәпләренең берсендә беренче ярдәм күрсәтү буенча өлкән сыйныф укучылары өчен мастер-класс узды. Оештыручыларның төп бурычы – укучыларны кире элемтәле тренажерларда йөрәк-үпкә реанимациясенең төп алгоритмнарын башкарырга һәм сулыш юлларыннан чит әйберне чыгарырга өйрәтү.

Укуларны Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасының хезмәткәрләре һәм студентлары – кафедра мөдире Садыкова Д.И., профессор Рылова Н.В., шулай ук волонтер-медиклар үткәрделәр.

Мондый дәресләр шәһәр мәктәпләрендә даими үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International