Мәскәүдә «Россия лидерлары 2020-2021» конкурсының «Сәламәтлек саклау» специализациясенең ярымфиналы һәм финалы тәмамланды. Конкурсантлар дистанцион этап нәтиҗәләрен раслау өчен кабат тест уздылар, проблемалы-аналитик эшлекле уенда, мастер-классларда катнаштылар, шулай ук «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын үстерү буенча стратегик сессия кысаларында тәкъдимнәр эшләп чыгардылар. Татарстаннан финалга «Медицина университеты клиникасы» ДАССУнең оештыру һәм методик эш буенча баш табиб урынбасары Руслан Мостафаев чыкты.