Бүген БРКХнә эш визиты белән ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина җитәкчелегендәге делегация килеп китте.
Клиниканың баш табибы Айрат Зыятдинов кунакларны учреждениенең структур бүлекчәләре: кабул итү бүлеге, реанимация консультатив үзәге, яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге, реабилитация һәм психологик ярдәм бүлеге белән таныштырды. Гүзәл Удачинага бүлекләрнең белешмә өстәлләрендә һәм шәфкать туташлары постларында урнашкан планшетлар ярдәмендә «кире элемтәнең» киң мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Алар ярдәмендә ата-аналар БРКХдә дәваланганда килеп чыккан җитешсезлекләргә администрациянең игътибарын юнәлтә алалар. Кунаклар клиниканың эш процессын оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләделәр.