Саба ҮРХ 2019 ел эчендәге эш йомгаклары буенча медицина советы уздырды. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, Анжела Вавилова ис. Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү буенча иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов, Саба муниципаль районы административ берәмлеге башлыгы Рәис Миңнеханов, шулай ук Саба районы административ учреждениеләре җитәкчеләре катнаштылар. Баш табиб Марат Йосыпов хастаханәнең эш нәтиҗәләре турында сөйләде.