Түбән Кама ҮРХнең табиблары «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә «Демография» милли проекты кысаларында эшне дәвам итәләр.
65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерларны махсус автобуста Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә илтәләр. Өлкәннәрнең барысы да авыл җирендә, Түбән Кама районы авылларында яшиләр. Шулай ук тикшерүләрне Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында яшәүчеләр дә уза. Пенсионерларны махсус автобуста «Милосердие» үзәге белгече озата бара. Барлык кирәкле тикшерүләр диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр кысаларында үткәрелә.