Ай дәвамында БРКХ кечкенә пациентлары «Nobel» Физиотерапия һәм тернәкләндерү үзәгендә (Төркия) реабилитация курсы уздылар. Әлеге социаль проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, партнер компанияләре һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгы белән БРКХ белгечләрен координацияләү карамагында тормышка ашырыла.
Проект ДЦП булган балаларны югары квалификацияле реабилитацияләүне дә, ата-аналарны өй шартларында балалар белән эшләгәндә физик күнегүләргә өйрәтүне дә күздә тота.