ТРда коронавирус белән зарарлану очрагын ачыклау буенча мәгълүмат

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында коронавирус белән зарарлануның бер очрагы ачыкланган. Очрак читтән булып тора. Чит ил гражданины Татарстанга килде, очып килү белән ул карантинга җибәрелде. Алынган анализ нәтиҗәләре буенча ТР ССМ Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелде. Хәзерге вакытта торышы канәгатьләнерлек, температура юк. Ул табиблар күзәтүе астында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International