"5нче номерлы шәһәр хастаханәсе" ДАССУнең мобиль комплексы Актаныштан Түбән Кама районына күчте. Хәзер күчмә сырхауханә Югары Уратма авылында эшли. Бу мобиль комплексның 40 нчы тапкыр чыгуы. Авыл халкы өчен табибларның күчмә бригадасы эшли, аңа кардиолог, офтальмолог, невролог, эндокринолог, онколог, гинеколог, хирург, уролог, терапевт керә. Ел башыннан белгечләр тарафыннан 1849 авыл кешесе тикшерелде, аларның күбесе - өлкән яшьтәге пациентлар. Күчмә мобиль комплекста тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм күрсәткечләр булганда пациентлар район хастаханәләренә һәм Республика медицина үзәкләренә җибәреләләр.