Әлмәттә яшәүче Зинаида Михайловна Гаязова үзенең юбилей көнендә РФ Президенты Владимир Путиннан, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагумановтан 90 яшьлек юбилее белән котлау һәм бүләк алды.
Бәйрәм атмосферасында аңа фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләре, шулай ук Бөек Җиңүнең якынлашып килүче 75 еллыгы белән котлау сүзләрен сәламәтлек саклау идарәсе, тармак ветераннары советы, медпрофилактика үзәге, шәһәр ветераннар советы вәкилләре җиткерделәр.