РМПҮ баш табибы итеп Илнур Хәлфиев билгеләнде

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Илнур Хәлфиев Республика медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы итеп билгеләнде.

1973 елның 12 сентябрендә туган.

1996 елда "Дәвалау эше" белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Гыйльми дәрәҗәсе: медицина фәннәре кандидаты.

21.04.2008-17.04.2012 Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының югары технологияле медицина ярдәмен оештыру бүлегенең әйдәүче киңәшчесе,

18.04.2012-20.09.2015 Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча территориаль органының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы,

21.09.2015-05.11.2009 Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.

Аңа "Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелгән (2019). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән (2015).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International