Организмның гомуми көчләрен саклау һәм йогышка каршы торуны арттыру, интоксикацияне киметү, югары температураның һәм урын-җир режимының ашказан-эчәк трактына тискәре йогынтысын кисәтү өчен барыннан да элек май һәм углевод, азрак дәрәҗәдә аксым хисабына калориялелек киметелгән рацион киңәш ителә.
Шәхси оптималь туклану рационын тәэмин итү өчен аксымның сыйфат һәм сан ягыннан составын да исәпкә алырга кирәк. Моның өчен аксым югары дәрәҗәдә үзләштерелә торган азык-төлеккә – ит, кузаклылар, балык, кош ите, йомырка, сөт ризыкларына, шулай ук шәхси кулланыштагы азык-төлеккә кагылышы булган туклыклы катнашмалар һәм махсус эчемлекләр керә торган ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Азык җепселләре, витаминнар, минераллар, яшелчәләр, җиләк-җимеш, әче сөт ризыклары, омега-3кә бай булган балык ризыклары, җитен мае, борай ярмалары тәэмин ителешен дә исәпкә алырга кирәк. Су-электролит балансын тулыландыру өчен көненә 2 литрга кадәр эчемлекләр (су, татлы чәй һәм компотлар, морслар) куллану тәкъдим ителә.