ТР сәламәтлек саклау легендасы Александр Дубровский: «Табиб үз халкын яратырга тиеш!»

2020 елның 20 марты, җомга

Бүгенге әңгәмәбезнең каһарманы -Татарстанның сәламәтлек саклау легендасы, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, РФ һәм ТР атказанган табибы, СССР сәламәтлек саклау отличнигы Александр Владимирович Дубровский. Алесандр Владимирович шушы көннәрдә генә 74 яшен билгеләп үткән, ул 40 елдан артык сәламәтлек саклау системасына хезмәт иткән. Ул Тәтеш районының үзәк хастәханәсенең табиб-отоларингологыннан район башлыгы урынбасарына һәм РСФСРның халык депутатына кадәр юл үткән.

- Александр Владимирович, үзегез һәм гаиләгез турында сөйләгез әле. Сез табиб булырга ничек уйладыгыз?

- Мин 1946 елның 8 мартында Чуваш Республикасының Ядрин шәһәрендә укытучылар гаиләсендә тудым. Күп вакытны әбием һәм Дуся апам белән үткәрдем. Миңа 12 яшь булганда, апам көтмәгәндә тормыштан китте. Аңа сөт бизенең яман шеше дигән диагноз куйганнар иде. Якын кешемнең үлеме мине тетрәндерде һәм медицинага бару фикеренә этәрде. Ул чакта мин табиб булып, кешеләрнең гомерен саклап калырлык чара уйлап таба алырмын дип хыялландым.

Сәламәтлек саклауга килү юлым гади генә булмады. Яшьтәшләремнән аермалы буларак, мин медицинага мәктәп эскәмиясеннән килмәгән идем. 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң Чабаксарда электромеханика техникумына укырга керергә туры килгән иде. Башта слесарь, аннары Чабаксар трактор запас частьләре заводы мастеры булып эшләгән идем. Шуннан соң гына мин барысын да ташлап, пароходка утырып, Казанга таба йөзеп киттем (елмая). Вокзалда кунып, иртән документларны Казан дәүләт медицина институтының кабул итү комиссиясенә тапшырырга булдым. Әлбәттә, мин имтиханнарга бик җитди әзерләнгән идем һәм дәвалау факультетына керә алдым.

Медицина институтын тәмамлап, Александр Владимирович, отоларингология кафедрасында кала, аспирантурага керергә уйлый. Ләкин аның укытучысы, Тәтеш РК КПССның беренче секретаре Федор Андреевич Хохлов Тәтешкә чакыра. Бу 1975 ел була.

Ул Тәтеш районының үзәк хастәханәсенең табиб-отоларингологыннан район башлыгы урынбасарына һәм РСФСРның халык депутатына кадәр юл үтә.

Әңгәмәне Наил Нәбиуллин корды һәм әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International