Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында сырхауханәләр һәм хастаханәләр ничек эшлиячәк?

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Коронавирус йогышы (COVID-19) таралуын булдырмау максатларында Татарстанда барлык төр милек формаларындагы һәм ведомтсво карамагындагы медицина оешмаларында планлы амбулатор-сырхауханә медицина ярдәмен күрсәтү һәм планлы госпитализацияләүгә кабул итү вакытлыча туктатыла.
Бу боерык Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 1 апрельдә кабул ителде.
Искәрмә:
• онкологик медицина ярдәмен күрсәтү;
• йөклелекне өзү, шул исәптән медицина күрсәткечләре буенча;
• хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм контракт буенча хәрби хезмәткә килүче гражданнарга медицина ярдәмен күрсәтү.
Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм контракт буенча хәрби хезмәткә килгән гражданнардан кала, планлы вакцинация үткәрү дә вакытлыча туктатыла.
Кирәк очракта пациентларга, шул исәптән көмәнле хатын-кызларга консультация дистанцион  (телефон аша) биреләчәк.
Олыларга һәм балаларга медицина күрсәткечләре буенча амбулатор-сырхауханә медицина ярдәме, шул исәптән тар профильле белгечләр тарафыннан консультацияләр, өйдә күрсәтеләчәк.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ТР Дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыруда катнашмый торган хосусый милек формасындагы медицина оешмаларына әлеге боерыкны тулысынча үтәргә тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International