БРКХдә табиблар өчен мастер-класс үтте

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсендә «Шәхси саклану костюмын кию һәм салу алгоритмы» дигән мастер-класс узды. Эпидемиягә каршы куркынычсызлык буенча дәресне Казан дәүләт медицина университетының Эпидемиология һәм дәлилле медицина кафедрасы ассистенты Дамир Әһлиуллин үткәрде. Әлеге укыту циклын клиниканың барлык медицина хезмәткәрләре дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International