Коронавирус турында чираттагы фейк

2020 елның 12 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан халкы! Интернетта чираттагы тикшерелмәгән мәгълүмат пәйда булды. Хәбәр «Эхо Москвы»радиосының рәсми сайтында урнаштырылган иде. «Эхо Москвы» күзәтүчесе, «Код доступа» автор тапшыруын алып баручы Юлия Латынина сүзләренчә, Республика шәһәрләренең берсендә коронавирус эпидемиясенә каршы көрәш буенча кайбер проблемалар бар. Без кайсы шәһәр турында сүз барганын ачыкладык. Бу-Түбән Кама. Дөрес булмаган мәгълүмат инде берничә тапкыр кире кагылган иде, ләкин, кызганычка, Юлия Латынина тапшыруының туры эфирында кабат яңгырады. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бу шәһәрдә пневмония кабынуы юк, дип рәсми рәвештә белдерә. 2019 елның апрелендә пневмония белән авыруның 97 очрагы теркәлгән иде, 2020 елның 12 апреленә нибары 38 очрак теркәлгән.
Табибларның һәм медицина персоналының шәхси саклану чаралары булу һәм тулыландыру көн саен шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчелеге һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан контрольдә тотыла.
Хөрмәтле татарстанлылар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре! Без сезне, бөтен дөнья өчен катлаулы булган әлеге вәзгыятьтә, мәгълүмат алу чыганакларына карата игътибарлы булуыгызны сорыйбыз. Коткы салырга омтылучыларга ышанмагыз! Килеп туган вәзгыятьнең уңышлы тәмамлануы бөтен ил халкының бердәмлегеннән тора. Сәламәт булыгыз һәм үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International